Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2019, 15:15

Чүп-чар чаты ачылды

Авыргазылылар «Эко-сити» төбәк операторына WhatsApp буенча мөрәҗәгать итә ала.

- Авыргазы районын хезмәтләндерү-че төбәк операторы ике «кызу линия» номерын (8-965-939-49-00 һәм 8-903-311-04-90) бүлде. Алар буенча ике тапкыр килгән квитанцияләр яки аларның булмавы турында, яңадан исәпләү өчен фото җибәрергә һәм шулай ук чүп-чарны вакытында алып китмәүләре хакында хәбәр итеп була, - ди «Эко-сити» төбәк операторының матбугат секретаре Олеся Арамелева.
Колл-үзәк диспетчерларына килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә белгечләр тарафыннан каралачак. Төбәк операторының 8-800-700-49-00 «кызу линия» телефоны эшләвен хәтерегезгә төшерәбез.
Читайте нас: