Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май 2019, 17:32

. Авыргазылылар сәламәт тормыш рәвешенә кушылалармы?

Районда 205 спорт корылмасы бар, аларның - 127се - ачык урында, 40 - спорт залы, 23 - ату спорт төрләре өчен бүленгән урыннар.

Төп исемлеккә кермәгән, ләкин соңгы вакытта үсеш алган спорт төрләре арта. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә аларның 11 төре (2016 елда 8 иде) түләүсез нигездә укытыла. Талбазы авылында бассейнлы физкультура савыктыру комплексы төзелә. Без яңа спорт төрләрен арттыруны дәвам итәчәкбез. Әлеге вакытта төп бурыч - булган спорт объектларын максималь файдалану.
Һәркемне спортка җәлеп итү мөһим. Шуңа күрә хезмәт коллективлары арасында үткәрелүче Спартакиада популярлаша бара. Беренче фести- вальдә җиде команда катнашса, быел аларның саны ике тапкырдан да күбрәккә (16га кадәр) артты.
Спортны үстерүнең мөһим механизмы - ГТО нормаларын тапшыру. 2015 елдан алып 49 кеше алтын билге, 19ы - көмеш һәм 35е бронза алды. Без “Республиканың 100 еллыгына - 100 ГТО билгесе” акциясен игълан иттек. Анда муниципаль хезмәткәрләр, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша.
Читайте нас: