Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2019, 11:28

Кыярлар ник кәкре?

Яшелчәләр үсә, ныгый башлагач, бакчачылар, тиздән уңышы да булыр дип шатлана.

Ләкин төнлә салкын булу сәбәпле, үсемлекләр авырый башлый һәм җимешләренә дә зыян килә. Мәсәлән, кыярлар кәкре-бөкре үсә.
Уңышны саклап калу өчен тиешле чараларны күрү зарур.
 Әгәр кыяр уртадан нечкәреп үсә икән - сәбәп көндезге һәм төнге һава җылылыгы аермасында һәм салкын су сибүдә. Сибәр алдыннан суны кояшта җылытырга, ә болытлы көннәрдә бераз кайнар су салып сибергә кирәк.
 Әгәр кыярның очы томшык сыман тараеп кәкрәйгән икән, димәк азот җитми. Моның өчен суга 10:1 исәбендә тирес кушып, ике атнага бер тапкыр сибегез.
”Гаилә календаре”ннән алынды.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: