Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 11:01

Ташлар нинди сер саклый?

Бишкаен тау куышлыгы авылдан төньяк-көнчыгыш юнәлештә бер чакрым ераклыкта урнашкан

Кайчандыр ул республиканың сакланучы 68нче санлы табигать һәйкәле статусында булган. Мәгарәнең тирә-ягында матур карстлы урыннар. Ул мәктәп, район һәм республика туристик слетлары үткәрү урыны була. Ләкин 80нче елларда төзелеш материаллары казып алу максатында ике тапкыр шартлатудан соң табигать һәйкәлен генә түгел, ә фәнни өйрәнү объекты юк ителә.
Мәгарә үзәнлекнең төбендә урнаш-кан һәм өч өлештән тора: керү урыны, „гөмбәз” һәм „бәллүр” дип аталган ике зал. Гөмбәз залының үлчәме 8х10, түшәменең биеклеге 3,5 метр. Бәллүр - цилиндр формасындагы 7х11 үлчәмле, биеклеге 8 метр. Әгәр июнь аенда урамдагы һава температурасы +22 градус булса, бәллүр залда -4 градус. Андагы боз катламы ярты метрга җиткән. Монда ташлар арасыннан гөрләвек агып ята һәм карст тарлавыгына кереп югала. Залның түбәсеннән тау бәллүренә охшаган боз сөңгесе һәм торбачыклар төшә. Зур булмаган урында тау бәллүре, ай ташы, яшма, слюда, гипс кебек төрле минераллар тупланган. Шунда ук мамонтның ике казык теше табылган, ул күп еллар урындагы мәктәптә саклана. Мәсәйледә музей ачылгач, аның мөдире Исаак Никитин үтенече буенча, казык тешләр аларга бирелә.
Борынгы ташларда, мөгаен, үткәннәрнең тарихы һәм күп легендалары сак-ланадыр. Ул чорда мәгарәләр кешеләргә ышанычлы яшәү урыны булып хезмәт иткән. Алар анда кырыс һава шартларыннан һәм куркыныч хайваннардан сакланган. Тау куышлыгы кеше өчен табигать казаларына һәм Галәм көчләренә буйсынуны күрсәтү, алар алдында тәүбә итү урыны булган. Биредә хәзер дә гыйбәдәт кылалар һәм изге йолаларны үтиләр. Баш күтәрү вакытында кыю башкорт сугышчыларының бер төркеме мәгарә эчендә патша гаскәрләреннән качып калуы турында легенда да халык телендә саклана. Элек мәгарәдән бер чакрым ераклыкта карст чокырында запас чыгу урыны да булган, диләр. Өлкән яшьтәгеләрнең сүзләре буенча, Гражданнар сугышы вакытында монда бай алпавытлардан һәм фабрикантлардан тартып алынган алтын да яшерелгән булган.
Әлеге вакытта табигать һәйкәлләре дәүләтнең аерым күзәтүе астында. Аларны саклау өчен күп кенә акча да бүленә. Ләкин бу, кызганычка каршы, Бишкаен мәгарәсенә кагылмый.
А.ИВАНОВ.
Читайте нас: