Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2019, 10:32

Балга кытлык булмаячак

Быел Башкортстанда бал җитештерү 1,5 процентка кимүе ихтимал. Мәгълүматлар буенча, 10 районда 2,74 мең корт күче хәлак булѓан. Шул сәбәпле бал 70 – 90 тоннага кимрәк булыр дип көтелә.

“Бу республика өчен бик зур күләм түгел һәм продукциягә кытлык көтелми. Бал җитештерү кимүдән югалту 32,4 миллион сум
тәшкил итүе бар”, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры
урынбасары вазифасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат
Фәзрахманов. Башкортстанда ел саен алты мең тонна тирәсе бал
алына. Исәпләүләр буенча, бал кортларының 0,6 проценты халәк
булган. Тармак җитәкчесе әле үлгән кортларны тикшерүләре хакында белдерде. Русия буйынча илнең 20 төбәгендә бөҗәкләрнең хәлак булуы ачыкланган. Умартачылар һәм йорт продукциясен
җитештерүчеләренең милли ассоциациясе президенты Әлфир Маннапов югалту бер триллион сум дип бәяли.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: