Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2019, 12:44

“Яшүсмерләрне җенси тормыш алып барырга түгел, ә идән юарга өйрәтергә кирәк”.

- Ә сез ничек уйлыйсыз?

Кичә Башкортстанда сәләмәтлек саклау һәм демография буенча законнар үтәлешен күзәтүче эшче төркемнең беренче утырышы үтте. Анда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты Рима Үтәшева чыгыш ясады.
Ул башта туым күрсәткечләренең түбән булуын билгеләде. Аның сүзләренә караганда, мәсьәлә финансларга гына бәйле түгел :”Кавказда кешеләр бездән яхшырак яшәми. Әмма гореф гадәтләрне саклау аркасында аларда туым югары дәрәҗәдә тора”.
Соңрак ул мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләрен кертүгә кагылып үтте:
- Балаларга контроцептивлар турында сөйләү кирәкми. Ә җенси тормыш 18 яшьтән иртә башланырга тиеш түгел. Бүген безнең максат контрацептивларны түгел, түгел,ә сәламәт һәм теләп авырга калуны пропагандалау.
Җурналистның заман яшүсмерләре барыбер җенси тормыш алып бара,ә саклану чараларын куллану аларны венерик авырулардан алып кала дигән сүзләренә ул:
- Мин контроцептивларга каршы, дип әйтмим. Алар турында мәгълүматны балалар мәктәптә түгел, ә университетларда алырга тиеш, - дип җавап бирде.
https://vk.com/myufa?z=photo-34762899_457276180%2Falbum-34762899_00%2Frev
Читайте нас: