Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь 2019, 17:38

Җылы булачак?

Радий Хәбиров бүген республика буенча күпфатирлы йортларны җылыта башларга кушты .

Ләкин җылылык сезоны бездә 25 сентябрьдә башланачак.
Район хакимияте башлыгы шул турыдагы боерыкка кул куйды. Беренче чиратта җылылыкка социаль объектлар: дәваханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, аннары күпфатирлы йортлар һәм оешмалар тоташтырылачак.
- Казанлыклар ягып җылыту мизгеленә әзер. Җы- лылык челтәрләре дә җылы бирүгә әзер, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәсе начальнигы Айрат Габбасов район башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә.
Кагыйдә буенча, торак йортларда җылылык уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан түбәнәйгәч кабызылырга тиеш. Республика Башлыгы Радий Хәбиров җылылыкны бөтен республика буенча 23 сентябрьдә кабызырга йөкләмә биргән иде.
Алдагы көннәрдә, синоптикларның фаразы буенча, республикада салкын һава торышы һәм кар явуы көтелә.
Читайте нас: