Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2019, 11:48

"Санлы"ны көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк

14 октябрьдә Башкорстанда аналог телевидение туктатылачак.

Телевизион тапшыруларның яңа төрен үзләштерергә волонтерлар ярдәм итә.
Башта аналог телевидениены июньдә сүндерергә планлаштырган иделәр. Барысы да вакытында "санлы"га җайлашырга өлгермәгәнлектән, ашыкмаска, сигналны көзен туктатырга булдылар.
Язын авыргазылыларга санлы телевидениене үзләштерергә күппрофильле колледжының 37 студенты ярдәм итте. Волонтерлар гаризалар буенча барып, ТВ-приставканы дөрес көйләргә өйрәтте, авыл урамнарында күрсәтмәле листовкалар таратты. Студентлар җәйге каникуллар вакытында да шул эш белән шөгыльләнде.
- Тәүдә безгә пенсионерлар мөрәҗәгать иткән булса, җәен дачада торучылардан яки шәһәргә күчкән, ләкин шулай да кече туган якларында вакытлыча яшәүче авыргазылылардан гаризалар килде. Аларның өйләрендә телевизорлар иске, санлы приставкасыз булмый. Егетләр шунда ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча барып ярдәмгә ашыкты, - дип сөйли волонтерларның кураторы, яшьләр эше буенча баш белгеч Лиана Шаганц.
Октябрьдә районда авыл кешеләреннән тагын да күпләп гаризалар көтелә. Студентларның уку чорында буш вакыты бик булмый. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл биләмәләрендә яшәүчеләрне хезмәтләндерү өчен яңа волонтерларны әзерләргә булдык.
- Без киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта аналог телевидениесенең туктатылуы хакында күбрәк анонсларга тырыштык. Тәҗрибә күрсәтүенчә, андый хәбәрләргә кешеләр игътибарсыз мөнәсәбәттәләр. Күпләр тапшыруларның сүндерелүе хакында көне килеп җиткәч беләләр. Шуңа бөтен мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итү өчен шул биләмәләрдә яшәүче гражданнардан мобиль волонтер төркемнәре оештырдык, - ди "санлы"га күчү буенча җаваплы, район хакимиятенең мәгълүмат бүлеге начальнигы Эльвира Зиннурова.
Яңа волонтерларны укыттылар. Һәрберсенә исеме, фамилиясе язылган индивидуаль бейджлар тараттылар. Бейджлар буенча аларның мошенник түгеллегендә инанып булачак. Өстәвенә 2-...... телефоны эшлиячәк. Аның буенча волонтерның шәхесен ачыкларга мөмкин.
А.Воронцов.
Читайте нас: