Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 Май 2020, 11:34

Балалы гаиләләргә ярдәм

Владимир Путин 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акча түләнәчәген әйтте.

Владимир Путин 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акча түләнәчәген әйтте. Акча 1 июньнән түләнә башлый. Президент әйтүенчә, һәр балага 10 мең сум биреләчәк.
«2020 елның 1 июненнән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Хәзер кешеләргә белешмә җыяр вакыт юк, шуңа күрә без, минемчә, дөрес һәм гадел карар кабул иттек. Ярдәмне бөтен кеше, мохтаҗ булган һәркем алырга тиеш», — диде Владимир Путин.
10 мең сум акча түләү өчен гаризаны иртәгәдән дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин.
3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә — ай саен 5 мең сум акча
Президент балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында да әйтеп үтте. «Апрель, май һәм июнь айларына ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. Ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак», — диде ул.
Бала карау буенча пособие ике тапкыр арта
«Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм — 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче әниләр, шул исәптән студентлар да ала. Аларга ярдәм итү бик мөһим», — дип сөйләде Президент.
Читайте нас: