Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2020, 10:45

Эшсезләргә пособие түли башлыйлар

Башкортстанда бүгенге көндә хезмәт базарында киеренкелек арткан, тәкъдим ителгән вакансияләр саны эш эзләүчеләргә караганда ике тапкыр кимрәк.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры һәм гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Төбәктә эшсез гражданнар саны 2020 елның 1 гыйнварыннан 3,3 тапкыр арткан. 25 майга алынган мәгълүматларга караганда, эшсезләр саны 60033 кеше тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсе 3,17 процентка арткан. Эшсез дип тану турында 64 мең гариза кергән. 44 проценты - озак эшләмәүче гражданнар, дип аныклады вице-премьер. "Эш бирүчеләрне "Русиядә эш" порталы аша эшчеләр санын дистанцион күзаллауга күчерү эше дәвам итә. 1 апрельгә әлеге порталда 368 эш бирүче теркәлгән иде, бүгенге көндә 10200 эш бирүче, 650 меңгә якын эшләүче граждан колачланган", — дип хәбәр итте Ленара Иванова. Бүген 128 мең кеше тулы булмаган эш вакыты режимында яки читтән торып эшли, 85 меңе ерак режимда. 24 меңгә якын хезмәткәр эшләми. "Тулаем алганда, хезмәт базарындагы хәл буенча эш җайга салынган, гражданнар гаризалар җибәрә, 10 көннән эшсез дип таныла һәм эшсезлек буенча пособиеләр ала башлый", - дип белдерде министр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Eshsez-bulsagiz-10-k-nd-posobie-ala-bashliysiz-287911/ Фото: https://yandex.ru/images/search?from
Читайте нас: