Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июнь 2020, 18:10

Таксист ике баланы таптаган

Алар аттестат алырга китеп барган булган.

16 июнь көнне Иглиндә коточкыч авария теркәлгән. Көндез 37 яшьлек такси йөртүче Ворошилов урамында үсмерләрне бәрдерә. Зыян күрүчеләргә - нибары 15 яшь. Бер кыз алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында һәлак була. Ул мәктәпкә аттестат алырга китеп барган булган. Авария урынында тикшерү төркеме эшли. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шофер исерек булган һәм җинаятьтән соң качарга маташкан.
Икенче зыян күргән үсмер турында мәгълүмат аныклана.
Тулырак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Iserek-taksist-ike-balani-taptagan-322238/ Фото: bash.news.ru
Читайте нас: