Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2020, 12:50

Ике гаилә яши торган авылга юл салынган

Батыр авыл билмсендә халык өчен әһәмиятле вакыйга булды.

Аның территориясендә урман зонасында урнашкан Сабанчы авылына ерак түгел матур буа бар. Бу ял итәр өчен яхшы урын: табигать, саф һава. Әмма кечкенә авылга юл бөтенләй юк иде, яз һәм көз бу юллардан үтү авырлык тудырды. Торак пунктка кадәр бердәнбер юл бу вакытта каршылыклар полосасын тәшкил иткән.
Авылда гел ике гаилә генә яши. Алар район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның үтенече игътибарсыз калмады һәм юл төзелеш планына керттеләр.
Авылга керү юлы һәм авылның үзенә 3,5 км озынлыкта ком-таш катнашмасы сибелде. Эшләр урындагы бюджетка 1,2 млн. сумга төшкән. Сибелгән юлны карап торачаклар.
Читайте нас: