Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь 2020, 12:05

Балаларны игътибарсыз калдырмасак иде

Өч яшьлек кыз унынчы каттан килеп төшкән...

Уфада 3 яшьлек кыз фаҗигале рәвештә һәлак булды. Сабый 10 кат биеклегеннән егылып төшкән. Бу хәл 5 июньдә Орджоникидзе районында булган. Бала караватта калган булган, арытаба ул тәрәзә төбенә менеп баса һәм килеп төшә. Кызның эчке органнары бик нык җәрәхәтләнгән. Табиблар аны коткарып калырга тырышса да, тиздән ул реанимациядә үлгән. Бу уңайдан тикшерү башланган. Тикшерү комитетында июнь аенда тәрәзәләрдән балаларның егылып төшүенең бу бишенче очрагы булуын ассызыкладылар. Ведомство ата-аналардан балаларны игътибар белән күзәтүләрен һәм аларны ачык тәрәзәле бүлмәдә калдырмауларын сорый.
Читайте нас: