Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2020, 11:40

Җылыта! Кайчаннан?

Гидрометеоүзәк республикада җомгадан – 3 июльдән һава торышының җылына башлавын күзаллый.

Көндезге һава температурасы +25 градускача күтәреләчәк, ә шимбә-якшәмбедә исә +28...+30 градус эсселек көтелә. Бу көннәрдә төнлә һава температурасы +14...+16 градус тәшкил итәчәк.
Шулай да республикада, аеруча үзәк районнарда кыска вакытлы яңгырлар яву ихтималлыгы саклана.
Шулай итеп, җәй акрынлап үз асылына кайта, күпләр сагынган җылы көннәр башланачак.
Читайте нас: