Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2020, 13:00

Башкортстанга аномаль эсселек килә

Республикага аномаль эсселек килде, көннәрнең иң кызуы киләсе атнада булачак.

Синоптиклар һава температурасы +35 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлый. Шуңа бәйле рәвештә сулыклар һәм елгалар янында ял итәргә теләүчеләр саны арта.
Коткаручылар, үз чиратында, җиһазландырылмаган урыннарда су коенмаска, балаларны олыларны караучысыз калдырмаска киңәш итә. Ел башыннан гына да республикада 56 кеше батып үлгән. Бу атнада инде биш кеше үлгән. Бүген Уфада, күлдә ир дуслары белән бәхәс аркасында батып үлгән.
Нигездә, үлем сәбәбе-алкоголь куллану, коткаручылар һәм чикләү булмаган җиһазландырылмаган урыннарда коену. Республикада рәсми рәвештә 74 пляж ачылды. Коткаручылар 3000нән артык тыю билгесе урнаштырганнар. Рейдлар уза.
Читайте нас: