Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2020, 18:01

Августта ОСАГО бәясе үзгәрә

Яңача тариф буенча: кемдер күбрәк, кемдер азрак түли башлый

Августта ОСАГО бәясе үзгәрәЯңача тариф буенча: кемдер күбрәк, кемдер азрак түли башлый.Бәяләр кимү яки арту ягына 10 процентка кадәр үзгәрәчәк. Конкрет саннарга килгәндә эш болай тора: әгәр бүген база ставкасының минималь хакы - 2746 сум, ә максималь күләме 4942 сум булса, яңа кагыйдәләр буенча минималь база ставкасы 2471 сум һәм максималь ставка 5436 сум булачак, диелә Үзәк банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин сүзләренә таянган хәбәрдә.Мондый үзгәрешләр эксперимент булып тора. Бу яңалык тәртипле автомобильчеләр өчен түбәнрәк тариф билгеләргә һәм еш кына юл кагыйдәләрен бозган һәм авариягә эләгә торган автоһәвәскәрләр өчен аны югарырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа тарифлар, гомумән, ОСАГО полисларына бәяләре артуга китермәскә тиеш. Чистюхин аңлатканча, өлкән яшьтәге тәҗрибәле йөртүчеләр өстәмә ташламалар ала. Алар өчен "яшь-стаж" коэффициентының әһәмияте бар. Нигездә, 3-4 ел стажлы 22-24 яшьлек машина йөртүчеләргә күбрәк түләргә туры киләчәк - алар өчен яшь коэффициенты һәм стаж 3,8 процентка үсәчәк.
Читайте нас: