Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2020, 15:52

Шатлыклы хәбәр

Пенсионерларның пенсияләре артачак

Русиядә 2016-18 елларда индексация тулысынча үткәрелмәве сәбәпле, пенсионерларга алынмаган акчаларын түләп бетерергә тәкъдим итәләр. Дәүләт думасына инфляция аркасында алынмаган акчаларны түләүне күздә тотучы закон проекты кертелде.Башлангыч авторлары хәбәр иткәнчә, 2016 елда пенсияләр нибары 4 процентка индексацияләнгән, шул ук вакытта реаль инфляция 13 процентка җиткән. 2017 елда пенсионерлар өстәмә сыйфатында бишәр мең сум акча алган, әмма ул елда пенсияләр индексацияләнмәгән, шул ук вакытта инфляция 5,4 процент тәшкил иткән.Дәүләт думасында, түләнгән акчаларны исәпкә алып, пенсияләрне яңадан исәпләргә һәм пенсионерларга биреп җиткерелмәгән акчаларын түләргә тәкъдим итәләр. Әгәр закон проекты кабул ителсә, моңа бюджетка 963 миллиард сум тирәсе акча салырга туры киләчәк, ә пенсияләр һәм социаль түләүләр уртача 14,4 процентка артачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Pensionerlar-chen-shatlikli-h-b-r-375311/
Читайте нас: