Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2020, 16:14

Кемнәр үзе теләгән вакытта ял итә алачак?

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Русиянең Дәүләт думасына яңа закон проектын тәкъдим иткән

Әгәр ул кабул ителсә, өч һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр, өлкән баласына 18 яшь тулганга тиклем, үзенә уңайлы вакытта ел саен бирелә торган ялын үзенә уңайлы вакытта алу хокукына ия булачак.
"Әлеге вакытта өлкән баласына 12 яшь тулганга тиклем күп балалы хезмәткәрләр үзенә уңайлы вакытта ял итү хокукына ия, – дип белдергән Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Шушы ук вакытта 12 яшьтә баланың хокукый статусы үзгәрмәячәк. Гаилә бала балигъ булганга тиклем күп балалы статусын саклый һәм шушы вакыт эчендә дәүләт биргән өстенлекләрне файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Без шушы ташлама вакытын озайтырга тәкъдим итәбез”.
Парламентта билгеләүләренчә, бу үзгәрешнең хезмәт турындагы законнарга кертелүе күп балалы гаиләнең җәмгыятьтәге статусына яхшы йогынты ясаячак.
https://bash.rbsmi.ru/articles/sotsial-m-s-l/Kemd-r--e-tel-g-n-va-itta-yal-it-alasa-375645/
Читайте нас: