Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2020, 17:51

Пневмониядән вакцинация биш тапкыр күбрәк эшләнәчәк

Бүгенге көнгә Башкортстанның 21 мең кешесенә, шул исәптән хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм 60 яшьтән өлкәннәргә, пневмониядән прививка ясалды

Быел республика бу инфекциядән вакцинаны биш тапкыр күбрәк алды: федераль бюджет исәбенә бер яшькәчә 43 800 баланы вакцинацияләү һәм 40 500 сабыйны ревакцинацияләү өчен вакцинаның 95 600 дозасы алынган.
Бу темага Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә пост та урнаштырган:“Без эпидемиологларыбыздан консультация алдык һәм республикада пневмониядән үлем очракларын киметү өчен халыкның авыруларга аеруча бирешүчән катламына иммунитет ныгыту чараларын булдырырга карар кылдык, – дип яза Радий Хәбиров. – Өлкән буын кешеләрен куркыныч инфекциядән яклар өчен киләчәктә дә вакцинация темпларын шул дәрәҗәдә саклаячакбыз. Тикшеренүләр өлкән кешедә пневмококктан иммунитетның биш ел саклануын исбат иткән”.
Республика үпкә аврулары булган өлкән кешеләрне иммунлаштыруны 15 августка кадәр төгәлләргә исәпли. 40 мең кешегә прививка ясау планлаштырыла. Үткән елдагы белән чагыштырганда, бу дүрт тапкыр күбрәк.
Барлыгы республикада үпкә авырулары булган, 60 яшьне үткән 68 989 кеше медицина оешмаларында исәптә тора. Калган 18 989 кешене иммунлаштыру 2021 елга планлаштырыла. Шулай ук башка хәвеф төркемендәгеләр өчен дә пневмококк вакциналары алыначак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Pnevmoniyad-n-vaktsinatsiya-bish-tapkir-k-br-k-eshl-n-ch-k-387237/
Читайте нас: