Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2020, 17:53

Балаларга түләүдә үзгәрешләр

3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләү өчен гаризаның каралуы турында автоинформатор хәбәр итәчәк

3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен түләү билгеләү турындагы гаризаларны карау нәтиҗәләре һәм этаплары турында гражданнар автомат рәвештә мәгълүмат бирү системасы аша беләчәкләр.
Республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (КФҮ) арасында гариза бирүчеләргә автомәгълүмат бирү буенча хезмәт күрсәтү уңаеннан дәүләт контракты төзелде.
2020 елның 4 августыннан, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балага айлык акчалата түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән гражданнарга гаризаны карау этаплары һәм аның нәтиҗәләре турында актуаль мәгълүматны автоинформатор хәбәр итә. Мондый хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде.
КФҮ мәгълүматларына караганда, көненә 2-3 мең кешегә хәбәр итү күздә тотыла (секундына 20 агым эшли). Аңлатмаларны гражданнар автоинформатор аша гаризада күрсәтелгән контакт телефоны буенча алачаклар. Ни сәбәпле карау вакыты озайтылганын да автоинформатор аңлата.
Исегезгә төшерәбез: 3 яшьтән 7 яшькә кадәр (чынлыкта балага 8 яшькә кадәр) балаларга түләү алу өчен 2020 ел ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү күләме агымдагы елда әлеге социаль ярдәм чарасына мөрәҗәгать итү датасына бәйле түгел – ата-аналар (законлы вәкилләр) 2020 елның 1 гыйнварыннан бөтен сумманы алачак.
Читайте нас: