Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2020, 18:54

40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен өстәмә ял көне бирелә

Русиядә яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өстәмә түләүле ял көннәре биреләчәк. Әмма бу көнне диспансеризация үтү өчен генә файдалану мөмкин булачак

Тиешле үзгәреш РФ Хезмәт кодексына кертелгән. Закон 11 августтан үз көченә керә. "Кырык яшькә җиткән хезмәткәрләр, диспансеризация узу өчен, елына бер тапкыр эштән азат ителергә мөмкин, шул ук вакытта, аларның башкарган вазифасы һәм уртача хезмәт хакы сакланачак", дип язылган документта. Ул көнне медицина тикшеренүе үтеп йөрүен хезмәткәрләр табиблардан алган белешмә белән раслый ала. Моның өчен эштә гариза язарга һәм көнен эш бирүче белән бергәләп килешергә кирәк, дип хәбәр ителә. Хөкүмәт мондый ял көнен бирү турындагы төзәтмәне февраль аенда ук хуплаган иде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/40-yasht-n-lk-nr-kl-r-chen-st-m-yal-k-ne-birel-400528/
Читайте нас: