Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2020, 22:23

Аварияләр саны арткан

Бу атннада ничә кеше суда баткан, аварияләрдә һәм янгыннарда һәлак булган?

Бу саннар Хөкүмәттә үткән оператив киңәш вакытында билгеле булды. Көн суыту белән суда бату очраклары кәмеде. Тик һаман тулысынча бетмәде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерүенчә, үткән атннада сигез кешенең гомере су яткылыкларында өзелә. Шул ук вакытта коткаручылар алты кешене алып калуга өлгәшкән. Янгыннарга килгәндә, аларның саны – 155. Аларда бер кеше үлгән. Быел янгыннарда үлүчеләр санын кәметүгә өләшелгән. Былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда 35 кешегә ким. Бу чорда сигез урман янгыны теркәлгән. Комитет җитәкчесе искәртә: урманнарда җимеш һәм гөмбә җыярга дип киткән кешеләр югала башлаган. Узган атнада адашучылар табылган, тик башкаларга да сак булырга, таныш урынга гына йөрергә кирәк.
Республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Мырзаев хәбәр итүенчә, бу вакыт эчендә теркәлгән 90 юл-транспорт фаҗигасендә 103 кеше җәрәхәтләнгән, 17 кешенең гомере өзелгән. Ял көннәрендә генә биш кеше һәлак булган Моңа туктаусыз яуган яңгырлар һәм тизлекне арттыру гаепле. Рулгә утырган исерекләрне ачыклау буенча да эшләр дәвам итә.
Читайте нас: