Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2020, 18:23

"Коронавирус дип барса..."

Ул коточкыч чир булып чыккан

Республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәш ярдәмендә иртә стадияләрдә онкология авыруларын ачыклый алганнар.Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.- Беләсезме, кызыклы факт ачыкланды: коронавирус белән көрәш вакытында беренче билгеләр белән үк компьютер томографиясенә җибәрәләр, шуның аркасында чиратлар да булды. Әмма шунысы кызык: КТ ярдәмендә Уфада гына да без онкологик авыруның 70 очрагын таптык. Кеше барган, үзендә коронавирус дип уйлаган, ә анда рак булган. Асылда, бу - чир шактый иртә стадияләрдә ачыклану сәбәпле коткарылган 70 гомер. Шуңа күрә компьютер томографиясе аппаратларын күбрәк куярга кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Фото: gorobzor.ruhttps://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Koronavirus-dip-barsa-403331/
Читайте нас: