Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2020, 18:32

“Удаленка”да эшләү файдалымы?

Коронавирус тормышыбызга моңа кадәр башыбызга да килмәгән зур үзгәрешләр кертте

Бу аеруча хезмәт урыннарында нык сизелә. Чөнки офис хезмәткәрләре өйдә утырып эшләргә мәҗбүр булды. Галимнәр дә бу хакта уйланалар икән. Уйланып кына калмаганнар, тикшеренүләр дә үткәргәннәр. “Икътисади тикшеренүләр милли бюросы” белгечләре дистанцион мәшгульлек эш сәгате, онлайн-очрашулар һәм киңәшмәләр саны артуына китерә дигән нәтиҗә ясаган.
Пандемия башланган чордан алып һәм өйдә утырып эшләргә күчәргә мәҗбүр булуга бәйле эш көне — 48,5 минутка, ә киңәшмәләр саны 13 процентка арткан. Моннан тыш, хезмәткәрләр электрон почта аша ешрак языша башлаган.
Тикшеренүчеләр аерым шунысын да билгели: эш сәгате артуы кеше көн буена алсыз-ялсыз эшли дигәнне аңлатмый. Кайбер чакта шулай да була: мәсьәләләр көн озынына сузыла, шуңа да ялга вакыт аз кала. Мондый эш режимы озак перспективада хезмәткәрләргә бернинди яхшылык вәгъдә итми. “Бу янып эшләү һәм рухи изелгәнлекнең агулы кушылмасы”,—дип саный белгечләр.
Русия хезмәт министрлыгы исәпләүләренә караганда, әле ил буенча эшләп йөрүчеләрнең 9 проценты ягъни 4,6 млн. кеше “удаленкада” эшли. Пандемия тәмамлану белән дистанцион мәшгульлек югары булып калачак дигән күзаллауларын җиткерә ведомство.
IDF Eurasia (Moneyman) компаниясенең күптән түгел үткәрелгән сораштыруларына ярашлы, “удаленка”га күчерелгән русиялеләрнең күпчелеге (65 проценты) киредән офисларга кайту теләкләрен белдерә. Кадрлар хезмәте һәм җитәкчелек звеносы вәкилләре дә өйдә утырып эшләү сәбәпле хезмәт җитештерүчәнлегенең 35 процентка кимүен билгелиләр.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Udalenka-da-eshl--faydalimi-398503/
Читайте нас: