Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2020, 11:19

Яңа вице-премьер кем ул?

Аның белән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә таныштырды

Республика Башлыгы Радий Хәбировның указы белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп Азат Бадранов тәгаенләнде.“Ул милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, милләтара күптөрлелекне — телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне һәм башкаларны саклап калу мәсьәләләренә кураторлык итәчәк. Мондый зур, этник яктан бай республиканы саклап калу өчен өстәмә көч кирәк дип саныйм. Килешү һәрвакыт бу проблеманы үзенең бизнес-сәяси һәм башка мәнфәгатьләрендә спекуляцияләргә омтылучылар ягыннан куркыныч астында тора. Азат әле яшь кеше, әмма халык алдында эшләү тәҗрибәсе һәм республикада абруе зур булган ватанпәрвәр егет, бу миссияне лаеклы үти алыр дип ышанам”, — дип язды Радий Хәбиров.Белешмә:Бадранов Азат Шамил улы 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын һәм Русия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган.Фото: bashinform.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ya-a-vitse-premer-kem-ul-406195/
Читайте нас: