Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2020, 17:55

Дөрес аңлатмаган

Нефтекаманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары шәһәрдә кадрлар җитешмәвенең сәбәбен эшсезлек буенча халыкның югары пособиеләр алып яшәвендә дип аңлаткан

Мәгълүматлар буенча, Нефтекама үзәгендә дүрт меңнән артык эш эзләүче теркәлгән. "Оешмаларда тәкъдим ителгән эш шартлары эш эзләүчеләрне тулысынча канәгатьләндерә алмый, чөнки эшсезлек буенча пособие күләме хезмәт хакына караганда күбрәк, шуңа күрә күпләр эшкә урнашудан баш тарта", — дигән Нефтекама телеканалы эфирында үзәк директоры урынбасары.
Түрә Нефтекамада эшсезлек буенча түләү күләме 5175 сум, әгәр гаиләдә бер бала булса, пособиегә тагын 3 мең өстәлә, - дигән ул. Өч балалылар исә минималь хезмәт хакыннан югарырак пособиегә өмет итә ала. "Әгәр мәшгульлек үзәгендә пособие юллап була икән, ник ул эшкә урнашсын", - дип тәмамлаган сүзен түрә. Нефтекама Хакимиятендә бу чиновник дөрес аңлатма бирмәгән, әмма фикере белән килешәбез, бу чыннан да шулай, дигәннәр.
Урынбасарның сүзләре социаль челтәрдә зур бәхәс уяткан. "Пособиенең максималь күләме дә минималь бит. Ул чакта нинди хезмәт хакы тәкъдим итәләр соң? Сигез меңме? Андый хакка үзе берәр ай булса да яшәп карасын" дип язган берсе. "Мондый мыскыллы сүзләре өчен бәлки монсын да эштән куарлар", - "Минималь пособие биш мең? Андый пособие кайда бар?"- дип гаҗәпләнгәннәр.
Бер яклап караганда, җитәкчене бәлки халык аңламагандыр да. Пособие күләменнән дә бәләкәй хезмәт хакы тәкъдим ителгән эшкә баруга караганда, вакытны өйдә балалар тәрбияләүгә багышлау отышлырак килеп чыга, дип әйтергә теләгәндер?
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Halik-posobie-alu-chen-eshl-mi-408301/
Читайте нас: