Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2020, 17:43

Үз әтисен үтергәнче кыйнаган

Әлшәй районында коточкыч вакыйга булган

17 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган.55 яшьлек ирнең гәүдәсен 10 август иртәсендә бер авыл йорты янында табалар. Үлгән кешенең криминаль характердагы күпсанлы җәрәхәтләре булган. Хокук саклаучыларның шик-шөбһәләре үтерелүченең улына - 17 яшьлек егеткә төшә. Тикшерүчеләр аны сорау алуга чакырткан, ул анда үз гаебен таныган.Ачыклануынча, ишегалдында спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта егет әтисе белән ызгышкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул металл торбаны эләктереп ала һәм әтисен кыйный башлый. Тегесе сулыш алудан туктаганчы.Әле җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.Шикләнелүче училищеда укый. Элегрәк ул җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган инде. Аны торакка законсыз үтеп кергән өчен хөкем иткәннәр. Моннан тыш, егет 2011 елдан балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тора.Фото: mk.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/tie-bit-balam-408146/
Читайте нас: