«Здоровое питание» милли тикшеренү үзәгенең башкарма директоры, диетолог Зинаида Медведева организмны коронавирустан сакларга ярдәм итүче продуктларны атады. Бу хакта, «Комсомольская правда»га нигезләнеп, РИА Новости яза.Беренче чиратта, белгеч рационга гөмбәне кертергә киңәш итте. Гөмбә организмның вирусларга каршы тору көчен ныгыта. Шулай ук аларда селен һәм эритроцитлар барлыкка китерергә ярдәм итүче башка минераллар күп. Селен күзәнәкләрне зыян килүдән саклый.Диетолог брокколиның да организм өчен файдасын атады. Аны да коронавирустан саклану өчен файланырга куша.Медведева шулай ук сыек май кулланырга, табигый анар согы эчәргә, кара җиләк һәм күк җиләк (голубика) ашарга киңәш итте.: https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-08-2020/organizmny-koronavirustan-saklyy-torgan-rizyklar-isemlege-bilgele-5763070