Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2020, 14:24

Гаеплеләр үзгәреп тора...

Эчке эшләр министрлыгы автомобиль хуҗаларына законсыз техник тикшерүнең нинди нәтиҗәгә китерәчәген аңлатты

Водительләр тиешле аккредитациясез транспорт чараларын тикшерүче оешмалар белән элемтәгә кергән өчен җавапка тарттырылачак. Русия Федерациясе Җинаять кодексының 327 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы ассызыклады: "Әгәр гражданин транспорт тикшерүе вакытында законсыз гамәлләр кылган булса, аңа белдерү белән территориаль полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк".
Искәртеп узабыз, 27 июльдән Русия тиешле аккредитациясез транспорт чараларын тикшерү өчен җинаять җаваплылыгын кертә. Законны бозган өчен җаваплылык 300 мең сумга кадәр штраф рәвешендә яки ике елга кадәр хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы күләмендә, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 6 айга кадәр кулга алыначак. Әлегә кадәр техник тикшерүгә рөхсәте булмаган оешмалар гына җаваплылыкка тарттырыла иде. Яңа закон нигезендә, водитель гаепле булачак. Шул ук вакытта Дәүләт Думасында 10 елга кадәр булган машиналарга бөтенләй техник тикшерү кирәкми дигән Закон проекты да карала. Соңгы ун елда бу уңайдан бик күп законнар һәм кагыйдәләр үзгәрде, проблема гына кала бирә.Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Gaeplel-r-zg-rep-tora-412633/
Читайте нас: