Төбәк җитәкчесе экоактивистлар белән килешүгә иреште.«БСК бүген таудан китә һәм сез дә китәсез. Мин сезгә Куштау буенча компромисс карар булмый торып, монда беркем дә кермәячәк, дигән сүз бирәм", - дип белдерде ул.Моннан тыш, төбәк Башлыгы Стәрлетамак шиханнары буенча Иҗтимагый совет төзү тәкъдимен хуплады һәм экоактивистлар лидерларын иртәгә үк советның беренче утырышына чакырды.Хәбиров тауны яклаучылар таләбе белән килеште: "Сода" үзе артыннан Куштау тавында алып барган эшчәнлеге артыннан төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарларын җыеп алырга тиеш.Фото: "Башинформ"