Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 август 2020, 18:38

Ятим балалар бушлай йөрү хокукыннан файдаланырга тиеш

Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга транспортта бушлай йөрүне тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе каралды

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта мондый укучы балалар шәһәр, шәһәр яны транспортында, авыл җирлегендә шәһәр эчендәге транспортта (таксидан тыш) бушлай йөрү белән тәэмин ителә. Әлеге хезмәтне республикада 1794 кеше ала.Гамәлдәге тәртип буенча, бердәм билетлар әзерләү һәм бирү оешмасы тарафыннан “Башавтотранс” предприятиесе, ташучылар булып дәүләт һәм муниципаль транспорт оешмалары тора. 2020 елга кадәр гамәлдә булган хезмәтләрне күрсәтү механизмы кысаларында кайбер җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, бердәм билетны тулыландыруның айлык суммасы, сәфәрләр санын исәпкә алмыйча, 600 сум тәшкил иткән.Хезмәттән файдалана алсын өчен ул кеше «Алга» социаль транспорт картасын кулланырга тиеш. Ул бер үк вакытта бушлай йөрү хокукын раслаучы документ та булачак. Әлеге карта белән республиканың барлык рәсми пассажир ташучылары диярлек эшли. Моннан тыш, сәфәрләр саны билгеләнәчәк. Алар айга 600 сумга билгеләнгән суммасыз 50 сәфәр булачак.- Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хупларга тәкъдим итәм, чөнки бернинди техник чикләүләр дә хәзерге вакытта мондый балалар бушлай һәм уңайлы рәвештә үз хокукыннан файдалана алсын өчен каршылык булырга тиеш түгел, - диде Андрей Назаров.Фото: pravitelstvorb.ruЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Yatim-balalar-bushlay-y-r-hokukinnan-faydalanirga-tiesh-415983/
Читайте нас: