Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 август 2020, 18:10

Нинди белгечлеккә бюджет урыннары бар?

Башкортстанда 2019 ел белән чагыштырганда быел югары уку йортларында бюджет урыннары 1,5 мең урынга арткан

Хәзер 11 мең студентның бушка укырга керү мөмкинлеге бар. Бу турыда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
“Без югары уку йортларындагы бюджет урыннарын 11 747гә кадәр арттырдык, - дип язылган анда. – Былтыргы белән чагыштырганда 1556 урынга күбрәк. Беренче чиратта, иң популяр булган – “Информатика һәм санау техникасы” (84 урын), “Машина төзү” (138), “Геология, тау эше, нефть, газ эше һәм геодезия” (72), “Киң массакүләм матбугат чаралары” (124), “Мәгариф һәм педагогика фәннәре” (182) юнәлешләре буенча арттыруга ирештек”.
Төбәк җитәкчесе киләсе елларда бюджет урыннарының 13 785кә җитәчәге турында да әйткән. “Безнең кызлар һәм егетләр үзебезнең республикада укырга тиеш. Шул ук вакытта эш урыннарын арттыру өстендә дә эшләячәкбез, укып диплом алган белгечләр Башкортстанда эшкә калырга тиеш”, - дигән ул.Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Nindi-belgechlekk-byudget-urinnari-bar-417547/
Читайте нас: