Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2020, 16:25

Пособие күләмнәре кими

Башкортстанда эшсезлек буенча пособиеләр күләме сизелерлек кимиячәк

Бу хакта башкаланың Мәшгульлек үзәгендә хәбәр иттеләр. Ведомствода билгеләп үткәнчә, шулай ук, балалар өчен өстәмә түләүләр туктатылачак.Үзгәрешләр 1 сентябрьдә үк үз көченә керәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, бу коронавирус пандемиясе шартларында эшсез халыкка ярдәм итү өчен кертелгән өстәмә түләүләргә кагыла.Аерым алганда:- минималь пособие күләме аена 1725 сум тәшкил итәчәк (май-августта 5175 сум иде);- балигъ булмаган һәр бала өчен 3 мең сум күләмендә пособиегә өстәмә түләү (июнь-августта түләнгән) туктатылачак;- 2020 елның 1 мартыннан эшсез дип табылган гражданнар өчен пособиенең теркәлгән максималь күләме юкка чыгарыла (апрель-августта 13 949 сум түләнгән).- 2020 елның 1 мартыннан соң эшчәнлеген туктаткан һәм эшсез дип танылган шәхси эшуарларга эшсезлек буенча пособие күләме 1 октябрьдән дә соңга калмыйча аена 13 949 сумнан 1 725 сумга кадәр кими.Фото: bash.news.ruЧыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Posobie-k-l-mn-re-kimi-422994/
Читайте нас: