Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2020, 17:36

Башкортстанда яңа уку елына календарь төзелде

“Башкортстан укытучысы” журналы төбәкнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2020-21 уку елына укытуны чирекләр буенча 5 көнлек уку атнасы режимында оештыручы мәктәпләр өчен төзелгән календарьны бастырып чыгарды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы

Календарь буенча, киләсе уку елында беренче сыйныф укучылары 33 атна белем алачак, икенче сыйныфтан сигезенчегә кадәр укучылар - 35 атна, тугызынчыдан алып 11нчегә кадәр 34 атна укыйлар.Уку процессы чирек буенча төзелгән мәктәпләрдә көзге каникуллар 26 октябрьдә башлана һәм 4 ноябрьгә кадәр сигез көн дәвам итәчәк.Кышкы каникул 31 декабрьдә башлана һәм 2020 елның 13 гыйнварында тәмамланачак.Язгы каникулларны 29 марттан 4 апрельгә кадәр уздырырга тәкъдим ителде.Нәтиҗәдә, беренче сыйныф укучылары - 137 көн, 2-8нче, 10нчы сыйныфлар - 124 көн, ә 9нчы, 11нче сыйныфлар 130 көн ял итәчәк (Дәүләт йомгаклау аттестациясен исәпкә алмыйча).Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм педагоглар, Башкортстанның башка халкы кебек үк, дәүләт бәйрәмнәрендә ял итәчәк: 11 октябрь - Башкортстан Республикасы көне, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 1-6 һәм 8-10 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар - Раштуа, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне, 13 май - Ураза бәйрәме, 12 июнь - Русия көне, 20 июль - Корбан бәйрәме.Фото: “Башинформ”.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Bashkortstanda-ya-a-uku-elina-kalendar-t-zelde-425768/
Читайте нас: