Проектны тормышка ашыруга Русиянең 15 төбәгендә 3000нән артык мәктәп кушылган инде. Барлык мәктәпләр дә батарейкалар җыю өчен махсус контейнерлар һәм методик әсбаблар белән җиһазландырылган. Моннан тыш, проект балаларга һәм яшьләргә экологик тәрбия бирүне үстерү кысаларында мәктәп укучылары белән төп һәм өстәмә белем бирүне, класстан тыш эшне интеграцияли. Проектның белем бирү өлеше интерактив дәресләр, семинарлар, экскурсияләр, конкурслар, квестлар, квизлар һәм башка активлыкларны үткәрүне күздә тота.