Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2020, 11:32

Уфаның иң кыйммәтле уку йорты кайсы икәнен беләсезме? Алдан ук әйтеп куям, ул нефть белән бәйле түгел.

Бу белгечлек өчен елына 200 мең түләргә кирәк

Берничә көннән югары уку йортлары да үз ишекләрен ачачак. Уфада югары белем алу күпмегә төшә? Иң кыйммәтле белгечлек нинди?
Без дүрт уку йортын: УДНТУ, УДАТУ, БДУ һәм БДМУ алдык. Башкортстанда югары уку йортлары арасында Forbes рейтингы буенча нәкъ алар югары урыннарда.Беренче курс студенты өчен иң кыйммәтле уку йорты - Башкорт дәүләт медицина университеты икән. Анда "Стоматология" юнәлеше буенча уку 200 мең сум тора. Чит ил гражданнары өчен бәясе тагын да югарырак.Икенче урында - УГНТУ. Кыйммәтле белгечлек нефть белән бәйле, дип уйлыйсызмы? Юк шул! Иң югары хак елына 197 мең сум. «Дизайн» һәм «Костюм һәм текстиль сәнгате» белгечлекләре буенча белем алу өчен менә шулкадәр түләргә туры киләчәк. Бәлки алар булачак нефтьчеләрне киендерерләр?Өченче урында янә медицина университеты - "Дәвалау эше" белгечлеге. Анда еллык уку 177 мең сум. "Педиатрия" бераз арзанрак — 171 мең. Нефть университетының «Архитектура» белгечлегенә бер ел өчен 160 мең түләргә кирәк булачак.БДУга караган физика-техник институтында «Наноматериаллар» программасы өстәге лидерларга якын - елына 156,9 мең. УДАТУда иң кыйммәтле юнәлешләр - "Очу аппаратлары белән идарә итү системалары», «Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү», «Очу аппаратлары двигательләре», «Авиатөзелеш» һәм «Наноинженерия». Монда уку 151,9 мең сум.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Bu-belgechlek-chen-elina-200-me-t-l-rg-kir-k-426493/Фото: Pixabay.ru
Читайте нас: