Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2020, 18:55

1 сентябрьдән эшсезлек буенча пособие күләме кими

Республикада коронавирус пандемиясе вакытында арттырылган эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1 сентябрьдән элеккеге күләменә кайтачак һәм ул яңадан 1 725 сум тәшкил итәчәк. Май аеннан августка кадәр ул 5 175 сум иде

Шулай ук, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 сентябрьдән балигъ булмаган һәр баланың пособиесенә өстәмә түләү туктатылачак. Июнь-август айларында ул 3 мең сум булган һәм 2020 елның 1 мартыннан эштән китүчеләр өчен апрель-май айларында да түләнгән.
Искәртеп үтәбез, 1 марттан соң үз эшләрен япкан эшкуарларга эшсезлек буенча пособие 13 949,50 сум күләмендә билгелән иде, тик ул 3 айдан артмый.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/1-sentyabrd-n-eshsezlek-buencha-posobie-k-l-me-kimi-429163/Фото: Pixabay
Читайте нас: