Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4000 килограммлы бәрәңге партиясендә нитратларның күләме артык булуы ачыкланган, ул нормадан 2,5 тапкыр артыграк. Бәрәңгедә беренче карашка бернинди дә шикләнерлек билгеләр булмый . Тик ул ашарга яраксыз булып чыга. Бүлбеләрдәге нитратлар күп булуның сәбәбе-фермерның минераль ашламалар белән артык мавыгуы. Кызганычка каршы, ваклап сату өчен билгеләнгән бай уңыш хәзер юкка чыгарылырга тиеш.