Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2020, 17:46

Куштау - махсус сакланучы территория

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай һәм Стәрлетамак районнарындагы Куштау шиханын республика әһәмиятендәге "Куштау тавы" аеруча сакланучы табигать территориясе дип игълан итү турындагы карарга кул куйды

Документка ярашлы, максат - сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар һәм уникаль табигать ландшафтларын саклап калу.
Карарда табигать һәйкәленең чикләре һәм махсус саклау режимы билгеләнә.
Ишембай һәм Стәрлетамак районнары хакимиятләренә җир корылышы һәм планировка комплекслы территориаль схемаларын аеруча сакланучы табигать территориясе режимын исәпкә алып башкару киңәш ителә.
Фото: "Башинформ".Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kushtau-mahsus-saklanuchi-territoriya-437612/
Читайте нас: