Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 сентябрь 2020, 15:55

Башкортстанда яшәү минимумы артты

2020 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләмен республика Хөкүмәте билгеләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте

Җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы 10 мең 15 сум тәшкил итә.
Эшкә яраклы халык өчен аның зурлыгы 10 мең 641 сум, пенсионерлар өчен – 8 мең 155 сум, балалар өчен – 10 мең 77 сум тәшкил итте.
Елның беренче кварталы белән чагыштырганда җан башына яшәү минимумы 573 сумга арткан. Хезмәткә яраклы гражданнар өчен ул 616 сумга, пенсионерлар өчен – 460 сумга, балалар өчен 558 сумга арткан.
Исегезгә төшерәбез, яшәү минимумы кулланучылар кәрзине һәм азык-төлек, азык-төлек булмаган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр дәрәҗәсе турында статистика мәгълүматлары нигезендә квартал саен билгеләнә.
Чыганак: https://resbash.ru/news/obshchestvo/V-Bashkirii-povisilsya-progitochniy-minimum-450520/
Читайте нас: