Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 сентябрь 2020, 16:08

Мәктәп түшәме җимерелгән

Стәрлетамак районындагы бу хәл буенча тикшерүләр булачак

Бүген, 11 сентябрь иртәсендә, Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә түшәм ишелеп төшкән.Ашыгыч хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл физкультура белән шөгыльләнү өчен бинада булган — бәхеткә, бу вакытта балалар дәрестә булмаган.Башлангыч мәгълүматлар буенча, түшәмнең берничә плитәсе килеп төшкән.Хәзер урында техник белгечләр, хезмәткәрләр һәм коткаручылар эшли. Түбәнең җимерелү шартлары һәм сәбәпләре билгеләнә.Фото:gtrk.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/M-kt-p-t-sh-me-imerelep-t-shk-n-450623/
Читайте нас: