Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь 2020, 12:46

Бәрәңге кыйммәтләнә

Бәрәңгенең хакы 20% ка арткан һәм тагын да үсәргә мөмкин.

«Московский Комсомолец» мәгълүматлары буенча, фермерлар урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча уңышның җитәрлек дәрәҗәдә җыелмавын көтә.
Билгеләп үтелгәнчә, моның сәбәбе Себердә, Уралда, Алтайда һәм Ставрополь краенда корылык булган, шулай ук җәй көне Мәскәү астында, Чувашия һәм Костромада су басулар килеп чыккан.
Моннан тыш, бәяләрдә шулай ук коронавирус пандемиясе, соңлап чәчү һәм кыргый кабаннар чагылыш тапкан, басма язганча, алар Мәскәү өлкәсенең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарында чәчүлекләрне күпләп юкка чыгарганнар.
Хәзерге вакытта 1 кг бәрәңге бәясе узган ел белән чагыштырганда 4 сумга, ә кайбер төбәкләрдә 10 сумга арткан.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/fermerlar-rossiyad-brgene-kint-ken-kyymmtlne-turynda-kisttelr
Читайте нас: