Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 сентябрь 2020, 17:06

Җылылыкны иртәрәк бирергә уйлыйлар

Бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә җылылык бирә башлауның якынча көне хәбәр ителде

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кайбер урыннарда инде хәзер үк җылылык бирергә, нык салкынаюны көтмәскә кушты.«Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатирларга җылылык бирүне 21 сентябрьгә планлаштыра. Шуңа карамастан, бу хәлне Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә күзәтик. Әгәр якындагы ике, өч, дүрт көндә һава шартлары начарланса, фатирларны җылыта башлау яхшырак", - диде Радий Хәбиров.Төбәк җитәкчесе, "югыйсә, кешеләр күпләп өши башлаячак", дип өстәде. Шуның белән бергә, республика Башлыгы социаль учреждениеләргә инде хәзер үк җылылык бирү турында карар кабул итте, чөнки «балалар авырый башлый, болар барысы да грипп, коронавирус белән яный".«Узган елда кайбер урыннарда җитешсезлекләр булды, кайдадыр кайбер йортлар озак җылы ала алмады. Быел, узган елгы тәнкыйтьне исәпкә алып, барысы да сыйфатлы һәм оешкан төстә узарга тиеш", - дип сүзен йомгаклады Башлык.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ililikni-irt-r-k-birm-kchel-r-455915/
Читайте нас: