Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2020, 16:18

Җылылык өчен ничек түләрбез?

Җылылык айның икенче яртысында гына бирелсә дә, норматив буенча тулы ай өчен түләргә туры киләчәк

Көннәр салкынайтты. “Йортларга тизрәк җылы бирсеннәр иде”, – ди күпләр.Әмма, икенче яктан, ай ахырында җылы бирүнең кире ягы да бар.Эш шунда: җылылык айның икенче яртысында гына бирелсә дә, норматив буенча тулы ай өчен түләргә туры киләчәк. “Йортларда гомум исәп приборлары торса гына факт буенча түләнә, – дип аңлата торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Шәнгәрәев. – Кагыйдә буенча, җылыны берничә көнгә генә бирсәләр дә, тулы ай өчен түләү кәгазе киләчәк”.Бу халык файдасына түгел, әлбәттә. Җылыны я ай башыннан, я факт буенча түләтү яхшы булмас идеме ни?
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/ililik-chen-nichek-t-l-rbez-459120/
Читайте нас: