Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 сентябрь 2020, 11:42

Магнит давылы килә...

Моңа сизгер кешеләр бу көнне шактый уңайсызлыклар кичерә

29 сентябрьдә галимнәр планетабызга Кояш җиленең чираттагы көчле порциясе килеп җитәчәк дип фаразлый. Магнит давылы — ул Җир шарының Кояш өслегендә барган активлыкка реакциясе.Шуның нәтиҗәсендә төрле кыенлыклар барлыкка килә. Электрон җайланмаларның эшчәнлегендә тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бу көннәрдә бигрәк тә метеобәйлелеге булган кешеләр сизелерлек уңайсызлыклар кичерә: баш авырта, кан басымы уйный, йөрәк тибеше ешая, йоклап булмый, юктан да кәеф кырыла.Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, җәмәгать!Фото: muzsgb.ru
Тулырак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Magnit- davili-kil-472973/
Читайте нас: