Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2020, 14:23

Укучылар 4 ноябрьдән соң мәктәпкә барырмы?

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл яхшырмаса, мәктәп каникуллары озайтылырга мөмкин

Һәрхәлдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 4 ноябрьдән соң да көзге каникуллар дәвам итәргә ихтимал дип белдерде.
“Без балаларны һәм укытучыларны сакларга тиешбез. Әгәр 4 ноябрьгә эпидемиологик хәл яхшырмаса, каникулларны озайтырга мәҗбүр булабыз”, – диде ул “Сәламәтлек сәгате”ндә.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, көзге каникулларның беренче көннәрендә мәктәпләрдә тулы дезинфекция үткәреләчәк. Укытучылар исә махсус педагогик курсларда дистанцион рәвештә квалификацияләрен күтәрәчәк.
Иртәгәдән – 17 октябрьдән мәктәп укучыларының каникуллары башлана. Хәлләр яхшы булып, 4 ноябрьдән соң алар янә парта артларына кайтыр дип өмет итик.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/4-noyabrd-n-so-ukuchilar-m-kt-pk-barirmi-501166/
Читайте нас: