Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2020, 16:44

Бәхетсез парлар

Алар нигә бергә яши?

Бер-берсе белән үзләрен бәхетле
тоймаган кешеләрнең ни өчен
аерылышмыйча, бергә яшәүләрен
дәвам итүен беләсезме?
Сер түгел, парлылар арасында
үзләрен бәхетле тоймаучылар да аз
түгел. Ләкин алар бергә яшәүләрен
дәвам итә һәм аерылышу дигән
адымга бармый. Сәбәп нидә?
Америка һәм Канада психологлары
ни өчен кайбер бәхетсез парларга
мөнәсәбәтләрне өзү авыр икәнен
ачыклау өчен тикшеренү үткәргән.
Анда ике меңгә якын кеше
катнашкан. Нәтиҗәдә, сәбәп мондый
булып чыккан: кеше үзенең парының
(иренең яисә хатынының) үзенә
ничек бәйле булуын аңлый, аны
кызгана һәм, гаилә тормышында бик
бәхетле булмаса да, бергә яшәвен
дәвам итә.
Бу ачыш күпчелек кешеләрнең бик
шәфкатьле, беренче чиратта
башкалар хакында кайгыртуын
исбатлаган.
Үзегезнең гаиләгезгә күз салыгыз
әле: җәмәгатегез сезнең өчен үзен
корбан итеп яшәүче түгелме? Шулай
булса, аның кадерен белегез һәм
бәхетле итәр өчен барлык көчегезне
салыгыз!
Фото: yandex.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/arti
cles/kyzyk-news/B-hetsez-parlar-
nig-berg-yashi-583756/?
utm_source=vk&utm_medium=social
&utm_campaign=32350601
Читайте нас: