Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2020, 12:10

Башкортстанда 31 декабрь ял көне булырмы?

Илнең 14 төбәгендә ул ял көне дип игълан ителде

Башкортстанда 31 декабрьне ял көне итү буенча ачыклык кертелде. Ул быел пәнҗешәмбегә туры килә. “Подслушано в Башкирии” телеграмм-каналы хәбәр итүенчә, Башкортстанның ЛДПРдан депутатлары 31 декабрьне ял көне итү үтенече белән төбәк Башлыгына рәсми хат белән мөрәҗәгать иткән. Бу көн өчен алар 26 декабрьдә эшләргә тәкъдим итә.
Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә 31 декабрьдә бер сәгатькә кыскартылган эш көнен калдырырга карар кабул ителүе билгеләнә.
Билгеле булуынча, ноябрь ахырында Дәүләт думасы ЛДПР партиясе закон проектын кире какты, аның нигезендә 31 декабрьне федераль дәрәҗәдә ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителгән иде. Шул ук вакытта төбәкләргә 31 декабрьне ял көне итү-итмәүне мөстәкыйль рәвештә хәл итү мөмкинлеге бирелде.
Шул ук вакытта, билгеле булуынча, Русиянең 14 төбәгендә 31 декабрь ял көне дип игълан ителде. Яңа ел алдыннан Кырым, Чувашстан, Татарстан республикаларында, Владимир, Кострома, Белгород, Орел, Рязань һәм Тула өлкәләрендә яшәүчеләр ял итәчәк.

Фото: levencovka.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-31-dekabr-yal-k-ne-bulirmi-582661/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: