Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2020, 17:09

"Пятерочка" хакларны арттырмый

Президент Путин таләп куйганнан соң, сәүдә челтәре җитәкчелеге шундый карарга килгән

Х5 Retail Group ваклап сату челтәре ("Пятерочка", "Перекресток" һәм "Карусель" кибетләре белән идарә итә) төп азык-төлек товарларының җиде төренә сәүдә өстәмәсе салмаячак. Бу хакта компания РБКга хәбәр итте.
Сүз түбәндәге товарлар турында бара: икмәк, макарон, консерваланган сыер ите, кара чәй, бәрәңге, пакетлы сөт, бөртекле культуралар. 16 декабрьдән бу товарлар алар белән тәэмин итүчеләрдән алган бәягә сатыла башлады. Бу товарлар белән бәйле сәүдә чыгымнарын, шул исәптән аренда, логистика, коммуналь түләүләр һәм персоналның хезмәт хакын да кертеп, Х5 Retail Group үз өстенә алачак.
"Безнең бәяләрне җайга салу өлкәсендәге башлангычны тармак буенча хезмәттәшләр, шулай ук җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр хуплар дип өметләнәбез. Бу бәяләрне “авызлыклау” һәм сатып алучыларга ярдәм итү мөмкинлеген бирәчәк ", - дип белдерде Х5 Retail Groupның башкарма директоры Игорь Шехтерман.
Х5 Retail Group идарәсе карамагында Русиядә 17 352 кибет бар. Бу сәүдә челтәре 16 меңнән артык "Пятерочка" кибетен, 910 "Перекресток" супермаркетын һәм 57 "Карусель" гипермаркетын үз эченә ала.
Фото: РИА Новости.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Pyaterochka-haklarni-arttirmiy-593713/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: