Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2020, 13:37

Салкыннар коронавирусны җиңәрме?

Башгидрометүзәк синоптиклары якшәмбе һәм дүшәмбегә һава торышы фаразын тәкъдим итте.

Бүген, 20 декабрьдә, явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан, көчсез. Һава температурасы төнлә -23,-28°, урыны белән -34°, көндез -18,-23, урыны белән -13°кадәр.
Иртәгә, 21 декабрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -20,-25°, урыны белән -27, -32°, көндез термометр баганалары -12,-17°, урыны белән -22°.
Күпләрне салкыннар коронавируска тәэсир итәме, дигән сорау борчый.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте билгеләп үткәнчә, булган мәгълүматлар һәм үткәрелгән тикшеренүләр буенча, коронавирус илнең теләсә кайсы районнарында, температура һәм климат үзенчәлекләренә бәйсез рәвештә йога. Зарарланган кешеләрнең саны эссе яки суык һава торышына бәйле түгел. Вирус хәтта минус 40 градус булганда да үлми.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: